Расих Ханнанов. Сабан тургае моңы
Рәми Гарипов турында исемдә калганнарны күптән язарга уйлап йөри идем. Соңгы вакытта шундый күренекле шәхесләр турында «ул минем дуҫ иде» дигән рәвештә «истәлек» язучылар күбәеп китте. Минем алар рәтенә басасым килмәде. Чөнки Рәми белән якын дуслар да, дошманнар да түгел идек, бер-беребезне вазифаларыбыз буенча һәм язучылар буларак кына белә идек. Язарга теләгәнем дә әнә шул даирәдә очрашулардан калган тәэссоратлар гына иде. Ләкин мин, бу бәндә дә кеше данында кызынырга уйлый икән, дип әйтмәсеннәр өчен, үземне тыеп килдем. Бәлки юкка шулай уйлаганмындыр. Вафат булган кеше, бигрәк тә әдип турында, кечкенә бер хатирә дә кадерле бит. Аннары миңа инде кеше чабуына тотынып үргә үрләр вакыт узган.
Әле кулыма каләм алырга мәҗбүр иткән очрак та шуны раслый. Күптән түгел миңа Казандагы дусларым китаплар җыеп җибәрде. Шулар арасында Рәми Гариповның «Бер кыл» дигән исем астында басылып чыккан шигырьләр китабы да бар иде. Ул калын тышлыкта, матур итеп бизәлгән. Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевның «Шагыйрь әманәте» дигән баш сүзе белән ачыла. Җыентыкка Рәминең 1953 елдан алып 1975 елга кадәр иҗат ителгән әсәрләренең иң әйбәтләре сайлап алынган. Китап миңа ошады һәм мин шушы шатлыгымны бер каләмдәшем белән уртаклашмакчы булдым.
— Татарстанда Рәминең бик әйбәт җыентыгын бастырып чыгарганнар, күрмәгәнсеңдер әле, – дигәч, минем әңгәмәдәшем һич көтелмәгән сүзләр әйтеп ташлады:
— Рәми дә, Рәми дисез, нәрсәсе бар соң аның шулкадәре!..
— Үзен яшәтерлек шигырьләре бар, – дидем мин бәхәсләшмәслек итеп.
Кеше фикерен санга сукмаудан ерак торам мин. Һәркемнең тормышка да, әдәбиятка да, аерым әдипкә дә үз карашы булырга мөмкин. Ләкин саф караш белән көнчеллек – икесе ике нәрсә. Әлеге сүзне әйткән каләмдәшемне ничек кенә хөрмәт итсәм дә, аның сүзләрен көнчеллеккә кайтарып калдырам. Акны кара дип сөйләргә була, ләкин акны кара итеп исбатлау мөмкин түгел. Халык, тозсызны күзсез дә сизә, дип юкка әйтмәгән. Рәми зур шагыйрь, ләкин исән вакытында ул гадиләрнең дә гадие иде. Менә шул гадилек турында сөйләргә телим дә инде мин. Күрәсең, талантлы кешеләр һәр чорда да гади буладыр һәм күбрәге шул сыйфаты белән хәтердә каладыр.
Рәми Гарипов турында беренче башлап гәзит аша белдем. Илленче еллар азагында бугай, «Совет Башкортостаны» гәзитендә аның бер шигыре басылып чыкты. Ул чаңгыда китеп баручы турында булып, анда кышкы күренешләр матур бизәкләр белән гаҗәп оста итеп тасвирланган иде. Хәтерем ялгышмаса, шушы шигырь турында соңыннан бәхәсләр дә булып алды. Гомумән, ул вакытта шигърияткә шулкадәр игътибар зур иде, тәнкыйтьчеләр бер шигырьне дә, ул тиешле художество югарылыгында язылган булса, игътибардан читтә калдырмыйлар иде. Шушы чорда Рәми Гарипов, Рафаэль Сафин, Абдулхак Игебаев, Марат Кәримовларның исеме еш телгә алынды, без аларның әсәрләрен көтеп ала торган булдык. Мин үзем аларның яшьтәше булсам да, озак еллар армиядә хезмәт иткәнлектән, әдәбияттан читтәрәк торырга туры килде. Ләкин кулыма килеп эләккән шул шигыре белән дә Рәми мине үзенә гашыйк итте. Берничә елдан соң аның белән очрашкач, үзенә дә бу хакта әйттем. Ул бары көлемсерәп кенә куйды.
Элек яшь язучыларның семинары ел саен үткәрелми калмый иде. Армиядән кайтып, Кырмыскалы район гәзитендә эшли башлагач, мине дә шунда чакырдылар. «Родина» кинотеатры каршындагы бинаның беренче катында «Пионер» журналы урнашкан иде. Баш мөхәррире Шәриф ага Биккол якташым булганлыктан, беренче булып шунда килдем. Семинар да шунда үтәргә тиеш иде. Әле дә күз алдымда. Коридор тулы егетләр һәм кызлар. Шунда бер иске өстәл тора. Бер егет, өстәл өстенә иелеп алган да, нәрсәдер яза. Менә ул, башын күтәреп, янында басып торган бәләкәйрәк буйлы чибәр генә егеткә болай диде:
— Төзәттем, Рәми, менә болай ничегрәк яңгырый икән! – Ул шулай Рәми киңәше буенча шигырен төзәткән икән, шуны укып күрсәтте. Рәми исемен ишетүгә, тәнем буйлап ток йөгереп үткәндәй булды. Рәми бераз эндәшми торды да:
— Ашыкма, Рәшит, аягөсте генә шәп шигырь язып булмый, тагын уйла әле, – диде. Соңыннан танышкач, белдем, шигырен төзәтүче егет матур-матур шигырьләр язучы Рәшит Әхтәров булып чыкты. Кызганычка каршы, Рәшит Рәминең киңәшләрен тотмады бугай. Языуын ташлап, укытучылык эшенә бирелеп китте. Хәзер инде ул да гүр иясе.
Рәми белән беренче танышу шунда булды. Ул минем күңелдә бик җылы тәэсир калдырды.
Икенче очрашуыбыз тагын шул язучылык эше белән бәйләнгән. Мине язучылар съездына чакырганнар иде, шунда бер пәрдәле пьесамны тикшертергә алып бардым. Тәнәфес игълан ителгәч, урамга чыктым һәм тартып торган Рәмине күрдем. Сөйләшеп киттек. Ул гади генә киенгән, авыл кешесенә охшап тора. Кәефе дә юк кебек.
— Әйдә, бераз йөреп килик, тәнәфес бетәргә вакыт күп бит әле, монда нишләп басып торабыз, – диде.
Без Ленин урамы буйлап акрын гына түбәнгә – тимер юл вокзалы ягына табан атладык. Рәми хәлемне сорашты. Район гәзитендә ничек эшләвебез, үземнең буш вакытларда нәрсәләр язуым турында сөйләдем. Тикшерүгә бер пьеса алып килүемне әйттем. Ул аның эчтәлеген сорады. Пьеса әллә нинди искитәрлек темага түгел иде. Бер карт карчыгыннан яшерен лотерея билетлары сатып ала да күрмәсеннәр өчен эшкә киеп йөри торган чалбарының бәләкәй кесәсенә яшереп куя. Карт кибеткә киткән чакта карчыгы аның чалбарын юа. Кыскасы, аның бер билетына зур гына акча чыга, ә билеттагы саннар танымаслык булып җуелган.
— Үзең уйлап таптыңмы, әллә шундый хәл чынлап та булдымы? – дип сорады Рәми елмаеп.
— Чын вакыйга. Редакциягә килеп, ярдәм сорап йөрделәр, – дидем.
— Кызык кына комедия булмакчы. Ничек язгансыңдыр бит. Кемгә укырга бирделәр икән?
Мин бер прозаикның исемен әйттем. Рәми бераз уйлап торды.
— Шәп булмаган. Эчерсәң, ул сине шаштырып мактаячак, эчермәсәң, бөтенләй бетереп ташлаячак. Мидхәт Гайнуллинга бирсәләр, ул сиңа, драматургия белгече буларак, әйбәт фикерләр әйтер иде.
— Ә син укып чыксаң? – дидем мин.
— Мин бүген үк кайтып китәм бит, өлгермәм...
Рәми ул чакта туган районында колхоздамы, совхоздамы, комсомол оешмасы секретаре булып эшли иде, бугай. Шулай хәтеремдә калган. Мин аңа:
— Районда яшәгәч, үземнән беләм, язышуы кыенга туры киләдер, – дигәч, ул:
— Язышып була, ул яктан зарланырлык түгел. Байтак әйбер язылды. Ләкин хикмәт икенчедә, авылга киткәч, мондагы агай-эне оныта башлады. Кабат кайтам инде, – диде.
Рәми сүзен кыска тота, игътибар белән тыңлый. Үзен әңгәмәдәшеннән югары тотуы сизелми. Сүз уңае чыгып, Рәми интернат-мәктәптә укыган елларын хәтерләп алды. Шунда ул эчке яктан кабынып киткәндәй тоелды. Күзләре очкынланды. Алар анда бик дус һәм әдәбият белән хыялланып яшәгәннәр икән.
— Без ул чакта бөтен нәрсәгә дә ихлас, саф күңелдән карый идек. Тормышта алай түгел шул. Языучылар арасында дуслык күрмим, – диде Рәми көрсенеп.
Без әйләнеп килгәндә, тәнәфес бетеп кенә тора иде. Тиз генә кереп утырыштык. Бу көнне мин Рәмине бүтән күрмәдем. Аның каравы, теге язучы мине үзе килеп тапты һәм, кулындагы пьесамны бер тегеләй, бер болай селкеп, сөйләшү өчен кайда булса да барып утыру кирәклеген әйтте. Кайдалыгын мин шунда ук аңлап алдым, һәм без бер кафега кереп утырдык. Ару гына сыйланып алгач, ул пьесамны алдыма чыгарып салды һәм көрмәлгән теле белән:
— Мин драматург түгел, син моны фәлән кешегә күрсәтергә тырыш. Миңа калса, шәп! – дип куйды.
Монысын да аңладым. Рәминең сүзе хак булды. Ул пьесаны укымаган иде, исеме буенча гына фикер йөртте. Рәми белән без бу хакта соңыннан көлеп искә алдык.
Рәми районнан кайткач, «Совет Башкортостаны»нда эшли башлады. Ул чакта мин дә Уфага күчәргә өлгергән идем. Редакцияләребез бер катта булганлыктан, еш очраштык. Очраганда кулларны кысып китүдән узмадык. Ул һәрвакыт басынкы гына елмаер һәм: «Хәлләрең арудыр, матур күренәсең», – дияр иде. Ул «Башкортостан кыды» журналында җаваплы сәркәтиб булып эшли башлагач, бөтен редакцияләр дә яңа бинага күчте. Без – алтынчы катта, аларның журналы җиденчедә урнашты. Менә шунда без аның белән шактый нык якынлаштык. Рәминең бу чордагы эшчәнлегенә ниндидер караш ташлаган кеше юк бугай. Һәрхәлдә, бу хакта беркайда да укыганым булмады. Шуңа күрә азрак язып үтәргә кирәктер дип исәплим.
Журнал күренекле шагыйрәбез Кәтибә Кинҗәбулатова мөхәррирлегендә чыга башлады. Гадәттә мөхәррир гомум җитәкчелекне башкарса, җаваплы сәркәтип бөтен коллективка конкрет җитәкчелек итә. Темалар билгели, мәкаләләрне эшләтә, барлый, укый, планлаштыра, алдагы саннарга мая сала һәм басманың типография аша, ягъни тагын әллә ничә баскычтан үтеп, тиз һәм әйбәт чыгуы өчен җавап бирә. Болардан тыш та аның, халыкча әйткәндә, тавык чүпләсә дә бетмәслек эше бар. Рәмигә бу вазифага кереп китүе авыр булмагандыр. Ул – район гәзитендә чыныгу алып килгән кеше. Ә бу мәктәпне үткән журналист теләсә нинди эшне булдыра. Журналда яңа рубрикалар барлыкка килде, темалар киңәйде һәм, иң мөһиме, әдәби әйберләр күбәйде. Шигырьләр, хикәяләр, нәсерләр, ноталары белән җырлар бастыру шул чорда киң кулланыла башлады. Билгеле, монда мөхәррирдән кала, Рәминең хезмәте зур булды. Ул бигрәк тә журналның бай тел белән чыгуы өчен күп көч салды. Мәкаләләрне үзенеке кебек күрде. Мин аның янына кергәндә, еш кына инде машинкадан үткән, типографиягә җыю өчен җибәрелергә тиешле мәкаләләрне дә төзәтеп, чуарлап бетерүен күрә идем. Ул гади мәкаләләрнең дә, үзенең шигырьләре кебек, бер сүзен дә алып ташларга мөмкин булмаслык дәрәҗәдә эшкәртелүен, журналның укучыларга тел байлыгын илтеп җиткерүен теләде. Ул моңа ирешмәде, дип әйтеп булмый, хәтта кайбердә диалектларны да артыграк кулланып ташлый иде. Сөйләмгә ул кертеп җибәргән байтак сүзләр соңыннан әдәби тел тукымасына бик әйбәт ябышып киттеләр. Рәминең гадилеген һәм инсафлыгын күрсәтүче мисалларны байтак китереп булыр иде. Шуның, бәлки, бүтәннәр күзенә бик күренеп тә бармаган, ләкин кешенең рухи дөньясын ачып бирә торган берсен генә иҫкә төшереп үтәсем килә.
Безнең журналистлар төшке ашны шушы үзебез эшләгән Матбугат йортындагы ашханәдә ашый иде. Өйдә кеше булмаганда, мин дә еш кына шунда төшәм. Егетләр алдан чират алып куялар. Чөнки кеше күп була. Рәми дә күп вакыт шунда тукланып йөрде. Төшәр дә кешеләр белән елмаеп исәнләшер һәм дә урын алып, иң арттан тын гына басып торыр иде. Берничә тапкыр, аны күреп, мин яныма чакырдым. Чиратта бер таныш булса, аның янына унлап кеше сыя. Әрсезрәкләр болай да үтеп китә. Тавышланып алулар да була. Редакция җитәкчеләре бу ашханәгә йөрмиләр. Рәми минем яныма килеп басса да, беркем дә бер сүз әйтмәс, киресенчә, хуплар гына иде. Ләкин Рәми моңа бармады.
— Чиратсыз үтү уңайсыз, башкалар тора бит, мин дә көтәрмен, – дип, тәкъдимне һәрчак кире какты, һәм бер минекен генә дә түгел.
Гәзитләрдә эшләүнең иң авыр чоры шул чакта булгандыр, мөгаен. Мәскәүдән ашыгыч һәм мөһим хәбәр буласын алдан телетайп аша хәбәр итеп куялар да көттерәләр. Өлкә комитеттан да кайчак кыска гына хәбәр килгәнне төнге сәгать берләргә кадәр көтеп утырабыз. Көн буена эшләп арыган кешеләрнең хәлен аңлавы кыен түгелдер. Ачу да чиктән аша. Эш тә юк, ә көтәбез. Менә шундый кичләрдә мин Рәми янына җиденче катка менеп утыра идем. Кайберәүләр аптырар: ничек Рәми янына? Ул бит журналда эшли, гәзиттә түгел, аның эш көне кичке сәгать җиделәрдә үк тәмамлана, дияр. Әйе, ул хаклы булыр. Башкалар өчен бу нәкъ шулай, ләкин Рәми өчен түгел. Эш көне тәмамлану белән аның өчен яңасы, иң мөһиме башлана иде. Тирә-якта аяк тавышы тыну белән Рәми, бүлмәсенә бикләнеп, үзенең стихиясенә бирелә, ягъни шигърият дөньясына башы-аягы белән чума иде. Килеп керсәң, аның үзен күрерлек тә булмый. Бүлмә туп-тулы тәмәке төтене, халык әйтмешли, балта ыргытсаң, ул да асылынып торыр. Шагыйрьнең алдында сызгаланып беткән кәгазьләр... Бер кергәндә ул:
— Есенинны тәрҗемә итәм әле, бик кыен бирелә, – диде һәм берничә куплетын укып күрсәтте. Шигырь башкорт телендә бик матур яңгыраш тапкан иде. Мин мактадым. Ул, ризасызлык белдереп, башын чайкады, өстендә байтак эшлисе бар әле, диде. Һәм шулай иткән дә. Тәрҗемә шигырьләре китап булып басылып чыккач, мин ул куплетларны янә күздән үткәрдем һәм аларның нык шомарганын күреп сокландым.
Рәми үзе дә минем янга төшеп утыра иде. Чәй эчәбез. Нәрсәләр турында сөйләшкәнебез хәтердә калмаган, мөгаен, партия өлкә комитетында утырган «эшкуарлар»ның тетмәсен теткәнбездер. Гәзитнең шулай соңлап чыгуында журналистларның дистәләгән типография эшчеләренең өйләренә кайтып китә алмыйча иза чигүләренә Мәскәү генә гаепле түгел иде. Беренче секретарь М. Шакиров кичләрен озак калып эшли, аңа карап бүлек мөдирләре утыра. Без дә бер-бер хәл була калса дип көтәбез. Рәминең мондый юләрлеккә карашы кискен иде. Ак йортта аны шуның өчен күрәлмиләр дә иде бугай, җитмәсә, илдә халыклар берләшеп бетәчәк, бер тел – рус теле генә калачак, дип, безнең кебек беркатлы кешеләрне тәмам ышандырып беткәндә, ниндидер Рәми Гарипов Габдулла Тукайның «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!..» дигән сүзләрен эпиграф итеп алып:
Әнкәм теле миңа – хаклык теле, –
Аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Әнкәм теле миңа – чәчән теле, –
Аннан башка минем халкым юк.
Йөрәгендә халкы булмаганның
Кеше булырга да хакы юк, –
дип язып чыксын әле! Моңа кадәр яшәп килгән идеологиянең астына бомба салып шартлатудан да көчлерәк һәм хәтәррәк түгелмени! Пушкин үтерелгәннән соң М. Лермонтов «Шагыйрьнең үлеменә» дигән шигырен язып, хакимлек итүче даирәләргә каршы көрәштә шигырьнең нинди куәтле корал булуын күрсәтә. Рәми дә шул алымны куллана һәм агулы укларны үзенең күкрәгенә юнәлтә. Менә шул хакта фикер йөрткәндә, ирексездән, Рәми Пушкин, Лермонтов, Гейне, Рудаки, Гомәр Хәйям, Абай кебек күренекле классикларны юкка тәрҗемә итмәгән икән, дип уйлап куясың. Алардан ул сүз сәяси көрәш үрнәген дә алгандыр. Аның әтрәк-әләмнәрне тетүче түбәндәге сүзләре шулар тәэсирендә язылмады микән:
Ул агулый сулар һавамны да,
Ул җәберли минем телемне.
Ул хәшәрәт пычрак кулы белән
Чәчкәләрен өзә илемнең.
Рәминең эчендәге тышында булды. Бу аның шигырьләрендә дә ап-ачык булып күренә. Моны үзе дә белгәндер. Югыйсә:
Бернинди дә бизәге юк,
Ялангач минем җырлар, –
Гүя, качып, су керәләр
Печәннән кайткан кызлар, –
дип язмас иде.
Бизәк юк, дип әйтүне монда әнә шул фикер ачыклыгы дип аңларга кирәктер. Бизәккә килгәндә, шигырь үзе кычкырып тора бу хакта. Шушы бәләкәй генә строфада бер уку белән гомергә исеңдә калырлык сөйкемле һәм халыкчан образ тудыра белү һәркемгә дә бирелмидер ул.
Күпчелек шагыйрьләрнең язмышы әүвәлдән үк үкенечле. Алар һәрвакыт эзәрлекләүләргә дучар ителә. Рәми дә шул язмышны кичерде. Мин радио аша еш кына аның сүзләренә язылган «Кәккүк» җырын күренекле татар җырчысы Хәйдәр Бигичев башкаруында яратып тыңлыйм. Ничектер, безне иртә ташлап китәрен шагыйрь алдан сизенеп торган кебек.
Кәккүк, кәккүк!
Үпкәләмәм,
Аз бирсәң дә гомерне:
Бар кайгысын, бар шатлыгын
Татып китәм бу җирнең!..
Рәмигә барысы да соңлап килде. Үзе исән вакытта басыла алмаган шигырь һәм поэмаларының дөнья күрүе дә, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясен алуы да, Башкортстанның халык шагыйре дигән мактаулы исемгә ия булуы да йөрәге ярылып үлгәннән соң, берсе тугыз ел, икенчесе унбиш ел үткәч кенә тормышка ашты.
Рәминең кем икәнлеген баягы каләмдәшемә аз булса да төшендерә алдыммы-юкмы, белмим. Аңа тагын бер яңалык әйтәсем килә. Рәми шагыйрь генә түгел иде. Ул әйбәт журналист та, әдәбият белгече дә иде. Менә шуңа бер мисал. Бу аның Мәскәүдә укыган елларына барып тоташа. Рәми шул елларда ук гаҗәп зур һәм тирән эчтәлекле монография язган. Берчак кич, минем бүлмәдә чәй эчеп утырганда, Рәми Мәскәүдән кайткан елларын иҫкә алды һәм М. Горький исемендәге әдәбият институтында укуның күп нәрсә бирүен әйтте. Сөйләшә торгач, мин аның шул чорда Максим Горькийның «Клим Самгин тормышы» романына зур әдәби күзәтү ясавын белдем. Ул хезмәт үзәк журналларның берсендә басылып та чыккан икән. Миңа бу бик мавыктыргыч тоелды һәм аны укып чыгарга теләвемне әйттем. Икенче көнне Рәми ул журналны алып килде. Мин бу мәкаләне бик кызыксынып укып чыктым. Ул вак кына хәреф белән басылуына карамастан, хәтеремдә калганча, дистәләгән биттән тора иде. «Клим Самгин тормышы» – М. Горькийның иң зур һәм иң әһәмиятле әсәре. Ул аның дүртенче кисәген язып та бетерә алмый. Язучының күптомлыгында бу әдәр дүрт аерым китап итеп бирелгән. Менә шул роман турында тирән уйланулар һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә Рәми Гарипов бик кызыклы фикерләр әйтә. Төп героеның идея-психологик үзенчәлекләрен, интеллигенциянең акрынлап халыкка якынлаша баруын һәм романның башка шундый мөһим якларын ачып бирә. Мин романны укымаган идем, Рәминең шушы язмасы белән танышкач, аны зур кызыксыну белән кулга алдым һәм моның өчен Рәмигә бик рәхмәтлемен. Аның менә шушы диссертациягә торырлык язмасын җентекләп тикшерүчеләр булыр әле. Аның аша шагыйрьнең иҗат офыкларын киңрәк аңларга мөмкин.
Рәми иҗатының иң чәчкә аткан чагында китеп барды. Ул авылдан кайткач, анда язылган шигырьләрен «Сабантургай җырлары» исеме астында бастырып чыгарган иде. Мин аның үзен башкорт шигьрияте күгендә җилпенеп сайраган моңлы сабан тургаена охшатам. Шуңа да ул үлгән көнне куен дәфтәремә шуларны язып куйганмын:
Сайрады бер кошчык бакчада,
Ашкынып, җилпенеп, җилкенеп.
Сайрады әллә ул шатлыктан,
Әллә зур кайгылар кичереп.
Моңнарын түкте дә мул итеп,
Кинәттән егылып җан бирде.
Охшаттым мин шушы кошчыкка
Җирдән яшь киткән дус шагыйрьне.
Рәми турында язарга, әйтергә теләгәннәрем менә шулар гына иде. Әгәр әдәбият күгендә, атылган йолдыздай, якты нур сызып үткән гомеренә бер кечкенә бизәк өсти алсам, аның алдында үз бурычымны үтәгән булырмын.
Расих Ханнанов,
Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты
2002 ел, 8 февраль